04.05.2017

"Ветеранга бүләк" акциясенә кушылып



  •  6 нчы класс укучылары класс җитәкчесе Хөсәенова Г.Ә. белән берлектә "Ветеранга бүләк" акциясе кысаларында хезмәт ветераны Әнүсә апаны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлап, кечкенә генә концерт оештырып кайттылар. Әнүсә апа укучыларга үзенең тормыш юлы турында сөйләде; фотолары, истәлекле документлары, Мактау кәгазьләре белән таныштырды. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Очрашу истәлеге итеп, укучылар Әнүсә апаларына үз куллары белән ясаган котлау кәгазе тапшырдылар.

  • 18.04.2017

    "Җиңү-2017" бәйгесе


    Казан шәһәренең Менжинский исемендәге мәдәният йортында  республикакүләм конкурс һәм фестиваль җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. "Җиңү-2017" төбәкара проектлар бәйгесендә мәктәбебезнең туган як тарихын өйрәнү музее лауреат булды һәм мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләнде. Җитәкчесе Хәкимова Г.

    13.03.2017

    Туган як музеенда



  •   11 март көнне 6,8,9 нчы сыйныф укучылары татар теле укытучылары Хәкимова Г.Ш. һәм Шамсова Р.Д.  җитәкчелегендә районыбызның Туган як музеена экскурсиягә бардылар. Укучылар музейның якташ әдипләребезгә багышланган  әдәбият-сәнгать бүлеге һәм яңа экспонатлар белән таныштылар һәм бик күп мәгълүмат алдылар.

  • 12.02.2017

    Хәтер көне

    Бүген Әмәкәй авылында Әфганстан территориясеннән совет гаскәрләре чыгарылуга 28 ел тулуга багышланган район күләм, юк, районара чаралар үткәрелде. Мөслим, Тукай, Сарман, Минзәлә районнары, Яр Чаллы, Бөгелмә, Чистай шәһәрләреннән килгән әфган сугышы ветераннары белән , район , хәрби комиссариат,авыл җирлеге җитәкчелеге, район җәмәгатьчелеге, әмәкәйлеләр катнашкан бу чаралар ихлас, җылы атмосферада үтте, һәркемне дулкынландырды, шатландырды, күзләргә яшь китерде. Чараларда катнашучылар әфган сугышында һәлак булган Илфар Фаррахов , кайткач арабыздан киткән бертуган Филис, Фаяз Исмагиловлар каберләренә чәчәкләр салдылар, өч бертуган Исмагиловлар йөртына истәлек элмә такта куюда катнаштылар.Әмәкәй мәктәбендә оештырылган бәйрәм табыны артында район мәдәният йорты үзешчәннәренең махсус концерт программасын карадылар, аларга кушылып үзләре дә җырладылар, истәлекләре белән уртаклаштылар. (Солтанов Р.Җ.) Чыганак: https://vk.com/id326642490



    21.01.2017

    М.Шәймиевнең музей-йортында


  • М.Шәймиев атналыгы кысаларында "Туган як тарихын өйрәнү" түгәрәге әгъзалары түгәрәк җитәкчесе Хәкимова Г.Ш. һәм тарих укытучысы Әхмәтов Р.Ә. белән берлектә М.Шәймиевның  Әнәк авылындагы музей-йортына экскурсиягә бардылар. Музей җитәкчесе Г.Гибадуллина М.Шәймиев, аның шәҗәрәсе, гаиләсе турында эзлекле, эчтәлекле итеп сөйләде. Укучылар  М.Шәймиев турында бик күп мәгълүмат алдылар. Беренче президентыбызның туган авылына экскурсия бик файдалы булды.


  • 08.09.2016

    Яңа музей



    “Мөслим туган як музее”ның  эшчәнлеген киңәйтү һәм туган ягыбызга кызыксынуны арттыру максатыннан, “Татар әдәбиятында һәм сәнгатендә мөслимлеләр” дип исемләнгән  яңа экспозиция залы әзерләнде. Әдәби кафе үрнәгендә эшләнгән, безнең төбәктән чыккан язучыларга, сәнгать әһелләренә багышланган бу музей филиалы  район мәдәният йортының 3 катында урнашкан. Музейны 7 сентябрь көнне, районда үткәрелгән Әдәбият һәм сәнгать көннәре кысаларында ачу тантанасы булды. Бу тантанада Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов катнашты.
    (  Мөслим муниципаль районы мәдәният бүлегенең туган як музее )

    27.06.2016

    Төбәк тарихын язабыз

    Муниципаль район Советы каршындагы иҗтимагый совет эшчәнлегенең бер юнәлеше-район тарихын барлау һәм язу. Тарихчылар клубы катнашындагы чираттагы утырышта иҗтимагый совет рәисе Моряк Йосыпов мәктәп музейларының бүгенге торышына тирән анализ ясады һәм музей җитәкчеләренең эшчәнлегенә бәя бирде.  "Район һәм авылларыбыз тарихын язу өчен мәктәп музейларындагы материаллар ныклы нигез булып тора. Шуңа күрә аларның эшчәнлеген тиешле таләпләр нигезендә системага салып, фәнни нигездә оештыру кирәк",-диде Моряк Шәйхрахманович. Соңыннан тарихны барлауга һәм язуга кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алышынды.(Авыл утлары" газетасыннан).