Хәйретдинова Асия


        Мин, Хәйретдинова Асия Хәйретдин  кызы, Татарстан Республикасы Мөслим районы Әмәкәй авылында 1925 елның 18 гыйнварында крестьян гаиләсендә туганмын.
               1932/34  уку елында шул ук район Әмәкәй җидееллык мәктәбенең I сыйныфына укырга кердем. 1938/39  уку елында җидееллык мәктәп урта мәктәп, ягъни уньеллык итеп үзгәртелде һәм мин укуны дәвам иттем, 1941/42 уку елында урта мәктәпне 4-5 билгеләренә тәмамладым һәм өлгергәнлек аттестаты алдым.
               1942/43  уку елында укытучы итеп (башлангыч класслар) билгеләндем һәм Әмәкәй урта мәктәбенең I сыйныфларын укыта башладым, шул ук елны, читтән торып уку өчен, Минзәлә педагогик училищесына  укырга кердем, бу уку йортын уңышлы тәмамлап, башлангыч класслар укытучысы хокукы бирә торган аттестат алдым.
           1975  елның августында лаеклы ялга (ягъни 50 яшемдә) пенсиягә чыктым. Ләкин район мәгариф бүлеге тәкъдиме белән башлангыч классларны укытуны дәвам иттем. 1980/81 уку елына кадәр эшемне дәвам иттем һәм 1981/82  уку елында бу хезмәттән киттем.
            Хезмәт дәверендә үз хезмәтемне яратып һәм намус белән эшләргә тырыштым, иҗтимагый һәм сәяси эшләрдә актив катнаштым, үзешчән сәнгать эшләренә бик нык игътибар биреп, үзем дә актив катнашып, балаларны да бу юнәлештә  тәрбияләүгә зур игътибар бирдем.
               Югары  оешмалар, минем намуслы хезмәтемне күреп, “Хезмәт ветераны” медале белән  һәм “Почет грамотасы” белән буләкләделәр.
               Икенче бөтендөнья сугышы чорында мәктәптә һәм колхоз производствосында намуслы хезмәтем өчен СССР Югары Советы указы белән “1941-1945 елларда Германияне җиңү өчен” медале белән бүләкләндем.
               Хезмәтемне үз районыбызның Сикия, Бүләк, Усы, Тат. Шуган һәм Әмәкәй башлангыч сыйныф балаларын укытуда һәм тәрбияләүдә үткәрдем.
               Тормыш хәлем түбәндәгеләрдән гыйбарәт: 1947  елны тормышка чыктым (Иптәшем Шәйхелисламов Хәкимҗан Ислам улы ) һәм җиде бала тәрбияләп үстердем. Улларым: Ринат –укытучы, югары белемле; Роберт –ветсанитар; Альберт –укытучы, югары белемле; кызларым: Фәридә -шәфкать туташы; Флүрә -фильмотека белгече; кызларым Флүсә һәм Гөлчәчәк –сәүдә хезмәткәрләре булып эшлиләр.
               Хәзерге көндә барлык балаларым да хезмәт белән тәэмин ителгәннәр һәм барысыда үз гаиләләре белән яшиләр.
               Үзем иптәшем белән (ул да лаеклы ялда) Әмәкәй авылында яшим.
Тормышыбызны кешеләр белән аралашып алып барырга тырышам, укытучылар белән еш очрашам, һәм кирәк булганда кулдан килгән кадәр ярдәм итәргә тырышып үткәрәм.
               Югарыдагы  язмалар бик өстен -өстен генә язылды, тормышымның авыр елларына туры килүе күп авырлыклар күрергә мәҗбүр итте, шул ук вакытта рухланып, шат күнел белән эшләү һәм яшәү вакытларын күрү дә насыйп булды.
              Имзам:  Хайретдинова.                     1 февраль,   1995 ел.

Бирелгән бүләкләр турында мәгълүматлар:

1) Медаль “За доблестный труд в Великой Отечественнй войне  1941-1945 год)
2) Медаль“Тридцать  лет победы Великой Отечественной войне  1941-1945 год”
3) Медаль “Сорок  лет победы Великой Отечественнй войне 19941-19945 год”
4) Грамота “За творческие успехи успехи и активное участие в развитие художественной самодеятельности» 11 апрель 1980 год.
5) Грамота –таким, вышестоящим содержанием. 18 мая 1966 года.
6) Почетная грамота –таким же содержанием. 24 апреля 1989 года.
7) Почетная грамота –укыту тәрбия эшендә, балаларга ныклы белем бирүдә, халык массаларын тәрбияләүдә намуслы хезмәт өчен. 1975 ел.
8) Почетная грамота. За достигнутые успехи в обучении и воспитании молодого поколения. 2 ноябрь 1968 год.
9)  Почетная грамота. За плодотворную педагогическую работу.  1968 года.
10)Почетная грамота.За активное участия в смотре самодеятельного художественного творчества, посвещенного ЧО. Пишем победы советского народа в Великой Отечественной войны.             1965 года.
11)Почетная грамота.За плодотворную работу по воспитание и обучение проздравлюечего похождению.1975 г.
12)Медаль-­­­­­­­­­­­­­­­­­ “Материнская”.I степень.
13)Медаль- Материнская.II степень.
14)Медаль- “Материнскя. III степень.


Комментариев нет:

Отправить комментарий