Музей җитәкчесе

Хәкимова Гөлнара Шәриповна

Мөслим муниципаль районы МББУ "Әмәкәй төп  гомуми белем бирү мәктәбе"нең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

"Туган як тарихын өйрәнү" түгәрәге һәм музей җитәкчесе




Ватан –кешеләрнең хөрмәте һәм һәркем хозурында тора торган кадерле бер мактанычыдыр...Шуның өчен малыгызны кызганмагыз, көчләрегезне аямагыз,Ватан хакына болай фидакяр булмаган кеше анда яшәргә лаек түгелдер.Риза ФәхретдинВатан - кешенең изге туган җире. Кеше яшьтән үк яхшы белән начарны,түбәнлек белән бөеклекне аерырга, үз иленең гражданины, патриоты булып үсәргә тиеш. Патриотлык- Ватанга мәхәббәт хисе, аның тарихы, мәдәнияте , казанышлары белән кызыксыну, милли символларга, изге урыннарга хөрмәт белән карау, җәмгыятькә һәм халкыңа хезмәт итәргә әзер булу.Туган илнең патриоты булу өчен без иң беренче туган якны, туган табигатьне, туган телебезне яратырга, милли традицияләргә, милли мәдәнияткә турылыклы булырга тиешбез. Җанга рухи дәва бирүче туган як табигатенең гүзәллеген, аның сихри көчкә ия булган чишмәләре тавышын, сабый чакта уйнап үскән хәтфә үләнле болыннарын туган илебезне чын күңеленнән яратучы гына күрә,тоя ала .Без кече яшьтән үк әйләнә-тирәбездәге бар нәрсәне яратырга тиеш - әти-әнине, дусларны, үзебез уйнап үскән яшел чирәмле урамны, кичке шәфәкъ балкышын да, туган якларын калдырып киткән торна тавышларын да, яңа чабылган үлән исен дә...Чын йөрәге белән тоеп ярата белгән кеше генә туган иленең чын патриоты була ала.Үзенең кече ватаны табигатенә рухы белән бәйләнгән кеше генә планетабыздагы һәр агач, чәчәк, җәнлек, бөҗәк һәм һәр кеше язмышы өчен үзендә җаваплылык тояр.Икенчедән, туган як тарихын өйрәнү кирәк. Туган як тарихы ул - шунда яшәгән кешеләр тарихы. Кешенең тарихта тамырлары гаиләсенең традицияләрендә, халкының, туган ягының үткәнендә.Туган як тарихын өйрәнү безгә үзебезнең төбәктә яшәгән кешеләр турында күбрәк белергә, якыннан танышырга мөмкинлек бирә.Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк.Моның өчен һәр бала үз гаиләсенең тарихын белергә, шуның аркылы халык тарихына якынаерга тиеш.Шәҗәрәләр төзү нәсел-ыру традицияләрен, гореф-гадәтләрен,йолаларын, әдәп-әхлагын, кәсепләрен белү һәм дәвам иттерү өчен кирәк.Шулай булганда гына яшь кеше милләт җанлы, үз халкының улы булып җитлегә ала.Туган як тарихын өйрәнүдә мәктәп музейлары зур әһәмияткә ия.Музейлар шулай ук туган якның ,туган авылның ,туган мәктәпнең тарихын өйрәнү, аны буыннан буынга саклап калдыруда ярдәм итә. Алдагы буыннарның бай тормыш тәҗрибәсен өйрәнү, тарихы, гореф-гадәтләре, йолалары белән танышу өчен музей материаллары чиксез бай хәзинә.

Комментариев нет:

Отправить комментарий