Бәдретдинова Кифая


Мин, Бәдретдинова Кифая Шәмсетдин кызы, 1924 елның 19 нчы августында Актаныш районы Иске Айман авылында урта хәлле крестьян семьясында җиденче бала булып дөньга килгәнмен.Әтини авыл хуҗалыгы эшләре белэн шөгыльләнгәннәр.1930 елда семьябыз белән колхозга кергәнбез.
1933 елның 1 нче сентябрендә Иске Айман авыл башлангыч мәктәбенең 1 нче класына укырга кердем.Кадерле беренче укытучым Нурова Мөнҗия апа җитәкчелегендә концертлар, спектакльләр куя идек.Мин аны хәзер дә сагынып искә алам.Отряд сборлары кичке якта нык әзерлек белән мавыктыргыч һәм куңелле итеп уткәрелә иде.4 нче классны бишле билгеләренә тәмамладым.Ул вакытта Иске Айман авылында башлангыч мәктәп кенә иде.Аннан соң шул ук район Исәнсеф җидееллык мәктәбендә укып, аны 5 ле билгеләренә тәмамаладым. 5-6-7 нче классларда укыганда класс старостасы булдым.
1940 нчы елны Актаныш районы Пучы урта мәктәбенең 8 нче классына укырга кердем.Әмма анда уку өчен акча туләргә кирәк икән.Моны ишеткәч ,әни аптырап калды
-Кызым, әллә Пучыга бармыйсыңмы сон? Укытучы өчен акча түләрлек чутыбыз юк бит,- диде.
Бу сүзләрне ишеткәч, минем өстемә әйтерсең лә бозлы су койдылар.Юк, мин әнигә ачуланмадым. Заманасы нинди бит! Сугыш, барысына да шул сугыш гаепле.Әни киңәшенә күнәргә мәҗбүр булдым.Ике көн укырга бармадым.Ләкин шушы ике көн минем күңелгә ниндидер караңгы бушлык кебек тэәсир итте.Көч-хәл белэн әнинең эштән кайтуын көтеп тордым да үземнең укымыйча булдыра алмаячагымны  әйттем.Әни бер тын уйлап торды да, авыр сулап булса да укуымны дәвам итәргә ризалыгын бирде.
1943 нче ел.Урта мәктәпне 5-4 ле билгеләренә тэмамладым.Аннан соң Минзәлә педучилищесына экстрен рәвештә имтихан тотып, укытучы булдым.
Безнең семья ишле иде.7 бала.Дүртебез укытучы булдык.Бер абыем Бөек Ватан сугышында егерме бер яшендә вафат булды.
Дәһшәтле сугыш еллары укытучысының колхозда көче кермәгән берәр эше булдымы икән.Укытучы, укытучыдан чыгу белән башак жыярга керешәбез, төн җитсә-ашлык сугу.Авылда җиңүгә булган ышанычны халык күңеленә салу да безнең өстә булды.Ашлык җиткән мәлләрдә балаларга нур куна, алар көлә-шаяра башлыйлар.
Әмма иң авыр көннәр язга кергәч булды.Бу хәл Олыймән мәктәбедә укыткан вакытта булды.
1944 елның язында көздән урылмый калган ашлык кар астыннан эреп чыкты.Күп кенә укытучылар, шул исәптән минем класстан бар эшкә өлгер, укырга сәләтлеге әллә каян күренеп торган Гаяз исемле укучым да дәресләр бетү белән басуга йөгергәннәр.Ә берничә, көннән Гаязның үлүе турында килеп әйттеләр.Дөньядан вакытсыз киткән сабыйлар шактый булды ул чакта.Ул еллардагы авырлыклар ничек җиңелгән дә, барысына да ничек өлгерелгән дип, хәзер дә аптырыйм.Дәрестән чыгуга эт шомыртына китәбез-язу карасы ясар өчен.
Тат.Бүләрдә һәм Усы авылларында укытканда колхозның комсомол оешмасы секретаре булдым.Агитатор идем, фронтовикларга ярдәм оештырып, аны җибәрүдә дә эшләнде.
Сугыш вакытында балаларның өс-башлары начар, класслар салкын.Кайбер балаларны өйләренә барып алып укыта идек.
Укытучы булып эшләгән авылларым:
  1943/1944 елларда Актаныш районы Олыймән җидееллык мәктәбенең башлангыч классларда.
 1944 елдан-1948 елга кадәр Тат.Бүләр башлангыч мәктәбендә.
 1948-1953 елның августына кадәр Усы башлангыч мәктәбендә.
11953 елдан-1979 елга кадәр Әмәкәй урта мәктәбенең башлангыч классларында укытучы булып эшләдем.
1979 елда лаеклы ялга чыктым. 36 ел эшләү дәверендә 30 елын ике класс белән, калган 6 елын бер класс белән эшләлем.
 Миңа бирелгән бүләкләр:
 " 1941-1945 ел. Бөек Ватан сугышы елларында тырыш хезмәте өчен" медале белән.
   1969 елда" РСФСР ның халык мәгарифе отличнигы" значогы белән буләкләндем.
  1980 елда "Хезмәт Ветераны" медале бирелде.
1985 елда"Сорок лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг" медале бирелде.
КПСС ның район комитеты, район мәгариф бүлеге, колхоз идарәсе һәм партия комитеты тарафыннан куп санлы мактау кәгазьләре белән бүләкләндем.
Барысыннан да кадерлерәге 2 укучымның миңа карата җыр чыгаруы булды.
Беренчесен сүзләрендә, көен дә Батыршин Камил язды. Икенчесен мин лаеклы ялга китү уңаеннан "Укытучы ялны беләме?" дигән җырның сүзләрен Факил Сафин, көен Гөлшат Мирзаянова язды. Җырның ике куплетын истәлек өчен язып калдырам.
       1. Җилләр нигә назга тулган бүген,
           Моңаялар нигә бу кошлар,
           Укытучым ялга китә буген,
           Аның өчен ява алкышлар.
                                Куш-та
           Таудан тәгәрәгән ташлар кебек,
           Тиз үтәләр еллар бигрәк тә,
           Чал чәчләрең безнең яшьлек ич ул
           Синең яшьлек безнең йөрәктә.
     2.Кыңгырау чыңы озатып барган
        Җырларга тиң тапсыз гомерең.
        Булдыра алсам куккә тезәр идем,
        Якты йолдызлардан исемең.
Укучыларымның зурлаулары өчен мин аларга бик рәхмәтле.                           
                                                            
                                                             Февраль, 1995 ел
                                                              Бәдретдинова К.

Комментариев нет:

Отправить комментарий