20.11.2015

Шәҗәрә бәйгесе

Буа шәһәрендә "Шәҗәрәләр-нәсел агачы" II регионара  фәнни-практик конференция булып узды. 10 сыйныф укучысы Җәлилова Алсу авылдашыбыз, язучы , К.Насыйри исемендәге премия лауреаты, филология фәннәре кандидаты Факи абый Сафинның нәсел шәҗәрәсен өйрәнеп, фәнни эш белән чыгыш ясады һәм җиңүче исеменә лаек булды.

09.10.2015

Музей бүлмәсе

Быелгы уку елында, мәктәп бинасына  балалар бакчасы да кертелү сәбәпле, музеебызны шушы кечкенә бүлмәгә күчерергә мәҗбүр булдык. Материаллар да, экспонатлар да бик күп, ләкин бүлмәбез кечкенә. Киләчәктә музеебызга да зуррак бүлмә бирелер, дигән өметтә калабыз.

14.09.2015

Хөрмәтле  кунаклар! Сезне Мөслим муниципаль районы МББУ " Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең Туган якны өйрәнү музее блогында сәламлибез.